Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең региональ этабында татарстанлыларга 9,5 меңнән артык вакансия тәкъдим ителде

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Беренчел нәтиҗәләр буенча «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә Россия Федерациясендә 420 меңнән артык кеше килгән. 14 меңнән артык эш бирүче 330 меңнән артык вакансия тәкъдим иткән. Масштаблы чара «Демография» милли проекты кысаларында үткәрелә.

Татарстан Республикасы буенча чараларда 13 113 дәгъвачы катнашты. Татарстанның 445 предприятиесе һәм оешмасы 9 522 вакантлы эш урыны тәкъдим итте.

Фото авторы: КФУның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International