Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы «Гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә китапханә хезмәте күрсәтүдә актуаль практикалар һәм яңа форматлар эзләү» семинарында катнашты.
Психолог «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид кешеләр белән аралашу этикасы» темасына доклад ясады, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аралашуны ничек дөрес итеп төзергә кирәклеге турында тәҗрибә уртаклашты. Диалог барышында тыңлаучылар киләчәктә кирәк булачак файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.