Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернатында булдылар. Укучылар өлкән остазлары җитәкчелегендә юмористик шигырьләр, кызыклы программа әзерләгәннәр иде. Аларга мәктәп директоры Алексей Корчагин ярдәм итте – җыр башкарды.
Балаларның чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады, тамашачылар яшь талантларга рәхәтләнеп кушылдылар.
Интернат-йортта яшәүчеләргә истәлек итеп Пасха сувенирлары һәм китаплар бүләк иттеләр. Кунаклар мәктәп коллективына, бәйрәмне алып баручы Ольга Лисюкка рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Чара Россиядә Меценат һәм хәйрияче көненә багышланган.