«Шәфкать» үзәге тәрбияләнүчеләрен милли традицияләр белән таныштыралар

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре» темасына тематик дәрес үткәрелде.

Тәрбияләнүчеләр татар халкының мәдәнияте, милли костюмнары, орнамент үзенчәлекләре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре белән таныштылар. Шулай ук балалар татар милли киемнәрен билгеләүче кайбер сүзләрнең мәгънәсен белделәр: камзул, калфак, түбәтәй.

Чара ахырында катнашучылар татар халкының традицияләре төрле милләт кешеләрен җәлеп итә, үсеп килүче буынны үстерүгә этәргеч бирә дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International