Балалар белән профилактик дәресне «Исток–Башлангыч» үзәге белгече үткәрде

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча мәгълүмати сәгать узды. Чараны 6 нчы социаль участокта гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина үткәрде.

Мәгълүмати сәгать барышында балалар юл билгеләренең барлыкка килү тарихын, заманча билгеләрнең классификациясен һәм аларның әһәмиятен белделәр. Белгеч «Акыллы җәяүле» викторинасын үткәрде. Катнашучылар алынган мәгълүматны эштә кулландылар. Һәркем юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре буенча белемнәрен күрсәтә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International