III Бөтенроссия актив озын гомерлелекнең иң яхшы практикаларын сайлап алу нәтиҗәләре 19 апрельдә тәкъдим ителәчәк

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Национальные приоритеты» АКБО «Смартека» АСИ платформасында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән иң яхшы практикаларны сайлап алды. Конкурсның төп бурычы – Россия төбәкләрендә өлкән буын белән эшләү буенча иң яхшы инициативаларны ачыклау.

19 апрельдә 11.00 сәгатьтә 2022 елның III Бөтенроссия иң яхшы актив озын гомерлелек практикаларын сайлап алу нәтиҗәләре презентациясе узачак. Презентация кысаларында өлкән буын белән эшләүнең төрле аспектлары буенча эксперт дискуссияләре узачак.

Чараны трансляцияләү ТАСС рәсми сайтында анонс битендә (https://tass.ru/press/19453), «ВКонтакте» социаль челтәрендә ТАСС матбугат үзәге төркемендә (https://vk.com/presstass), ВКонтакте социаль челтәрләрендә Россиянең милли проектлары төркемнәрендә (https://vk.com/nationalprojectsru) һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә (https://ok.ru/nationalprojectsru) булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International