Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә катнашуларын дәвам итәләр. Мәсәлән, 17 апрельдә хәрбиләргә җибәрү өчен балалар куллары белән ясалган окоп шәмнәренең чираттагы партиясе һәм солдатларга хатлар тапшырылды. Шәмнәр ясау өчен парафинны «Строй Град» ҖЧҖ җитәкчесе Марсель Ситдиков сатып ала һәм приютка тапшыра.
Балалар аларның ярдәмнәре солдатларга авырлыкларны җиңелрәк кичерергә, кәефләрен күтәрергә һәм җиңүне якынайтырга ярдәм итәр дип өметләнәләр.