13 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ел саен үткәрелә торган территорияне төзекләндерү һәм җыештыру өмәсе узды. Чараның максаты – экологик культураны, санитар чисталыкны һәм тәртипне үстерү.
Чарада үзәк хезмәткәрләре, шулай ук көндезге тору бүлеге социаль хезмәтләр алучылары актив катнашты. Бердәм команда белән алар участок территориясен чистарттылар.
Өмәдә 35 кеше катнашты. Администрация үзәк территориясен төзекләндерүдә катнашканнары өчен барысына да рәхмәт белдерде.