Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Беренче май бәйрәм концерты узды. Социаль хезмәтләр алучылар һәм хезмәткәрләр алдында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, бөтенроссия конкурслары лауреаты Фәнис Галиуллин чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, ул интернат-йортка инде икенче тапкыр килә.
Рус һәм татар телләрендә җырлар башкаручы концерт программасын яз бәйрәменә һәм якынлашып килүче Җиңү көненә багышлады. Тамашачылар бик теләп җырладылар. Музыкаль программа өлкәннәргә яшьлек елларын искә төшерергә ярдәм итте, аларга шатлык һәм күңел ачу минутлары бүләк итте.
Музыкаль бүләктән тыш, Фәнис Галиуллин интернат-йорт карамагындагыларга «Жар Свежар» пекарнясыннан чәйгә сыйлар тапшырды.