ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2023 ел
сишәмбе

«2014–2024 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 30 майда Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең психологы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендәге 1 нче социаль участогында Ата-аналар мәктәбендә тренинглар үткәрде. Чараларда 30 ата-ана катнашты.

Республикада һәр номинациядә призерлар 15 августтан да соңга калмыйча билгеләнәчәк.

Мамадыш муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар көнкүреш адаптациясе буенча мастер-класста катнаштылар.

Бөтендөнья тәмәкесез көн алдыннан Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләсе белән эшләү буенча белгече «Тәмәке тартуның кеше организмына зыянлы йогынтысы» дигән темага дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру программасы кысаларында оештырылды.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын сүндерү чараларын куллану күнекмәләрен өйрәнү буенча практик дәрес узды.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр тернәкләндерү уза. Социаль хезмәт алучыларның сәламәтлекләрен яхшырту гына түгел, ә көндәлек тормышта кирәкле яңа белемнәр алу мөмкинлеге дә бар.

Туган шәһәрнең инфраструктурасы, аның истәлекле урыннары, урамнары, социаль әһәмиятле объектлары турында белемнәрне киңәйтү Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагыларны социаль-тирәлек һәм коммуникатив адаптацияләүнең мөһим өлеше булып тора.

27 майда Минзәләнең ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәп базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча милли чемпионатының республика этабы узды.

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсенең 1 өлеше, шулай ук «Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә 12 июнь – Россия көне һәм 28 июнь – Корбан бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала. Бәйрәмнәр уңаеннан Татарстан Республикасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге бүлекләренең / филиалларының эш графигы үзгәрә.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Арыганлык белән көрәшәбез» мини-тренингы узды. Аны социаль хезмәтләр алучыларның психологик һәм физик арыганлыгын профилактикалау максатыннан үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International