Лаеш тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре Мәскәүдә фестивальдә катнашалар

2023 елның 2 июне, җомга

Бүген Мәскәүдә ВДНХ территориясендә «Движение Первых» фестивале уза, анда Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең ике тәрбияләнүчесе катнаша. Никита Посадский һәм Владимир Есаулов «Абилимпикс» төбәк чемпионатында «Электромонтаж» компетенциясендә җиңүчеләр булдылар.

Фестиваль программасы бай. Биредә балалар мотивацион дискуссияләрдә, танылган кешеләр һәм спортчылар белән очрашуларда һәм мастер-классларда катнаша алачак.

Фестивальнең оештыручысы – «Движение Первых» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте. Чара Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International