Бүген иртән Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге каршындагы мәйданда шау-шулы булды. «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең кадрлар хезмәте вәкилләре эш бирүче көнендә дәгъвачылар белән очраштылар.
Ярминкәдә 30 000 сумнан 80 000 сумга кадәр хезмәт хакы белән 92 вакансия тәкъдим ителде. 55 кеше эш бирүчеләр белән эш шартлары турында сөйләшә алды, кемнедер кабат әңгәмәгә чакырдылар. Һәр катнашучыны көтелмәгән сюрприз – предприятие символикасы белән кечкенә истәлекле бүләк көтә иде.
Заводта хәзер хезмәткәрләр сафларын тулыландыру өчен барысын да эшлиләр: эшче һөнәрләргә производстводан аерылмыйча бушлай өйрәтәләр, эш чорында армиядә хезмәт итүдән кичектерү бирелә, корпоратив транспортта эшкә китерәләр, ә электричкада килүчеләр өчен индивидуаль эш графигы төзелә.
«Нәтиҗәләр соңрак күренәчәк, – дип уртаклаша заводның кадрлар бүлеге начальнигы Нина Елистратова. – Һәрхәлдә, мондый чаралар кирәк. Кабинет кысаларыннан тыш, без рәсми булмаган шартларда булачак хезмәткәрләр белән сөйләшә, үз предприятиебез турында күбрәк сөйли алабыз. Хәзер 23 июньдә узачак Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабына әзерләнә башлыйбыз».
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә катнашу мәсьәләсе буенча белешмәләр өчен (84371) 5-54-02 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.