Алексеевск районында инвалид балалар өчен күңел ачу программасы үткәрелде

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

3 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр «Алтын балачак» күңел ачу программасын үткәрделәр. Чарага инвалид балалар чакырылган иде.

Ике командага бүленеп, балалар уеннарда һәм ярышларда катнаштылар, конкурс биремнәреннән рәхәтлек алдылар. Чара уңай эмоциональ атмосфера тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International