«Апрель» үзәгендә ата-аналар белән мәгълүмати очрашу узды

2023 елның 2 июне, җомга

Ата-аналар клубы эше кысаларында 2 июньдә Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Үзәк психологик-медик-педагогик комиссия» республика психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм үзәге җитәкчесе Наталья Ермолаева белән чираттагы очрашу узды.

Ата-аналар мөһим сораулар бирделәр, бәхәсле мәсьәләләрне карадылар. Очрашу барышында комиссия узу мәсьәләләренә, махсус укыту үзенчәлекләренә, документлар белән тәэмин итүгә, өйдә укытуны оештыруга, электрон чират аша язылу мөмкинлекләренә һ. б. зур басым ясалды.

Үзәк хезмәткәрләре Наталья Ермолаевага мәгълүмати очрашу, тыгыз хезмәттәшлек һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International