1 июньдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Космос» киноучрежениесе хезмәткәрләре белән берлектә «Балачакның якты планетасы» дигән социаль-анимацион чара оештырдылар. Бәйрәмгә күпбалалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдән, шулай ук мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләрдән социаль хезмәтләр алучы 60тан артык бала чакырылган иде.
Бәйрәмнең мавыктыргыч атмосферасын яраткан мультипликацион фильмнар һәм компьютер уеннары геройлары тудырды, алар балалар белән бергә уеннарда, конкурсларда, эстафеталарда, ачык һавада ярышларда катнаштылар. Чара ахырында барысын да туңдырма белән сыйладылар.
Шулай ук балалар әти-әниләре белән бик теләп «Маша һәм Аю» мультипликацион фильмын карадылар.
Менә инде ничә ел рәттән Лиана Балыкованың «Бомба-праздники» агентлыгы әлеге чарадан читтә калмый һәм балалар өчен күңелле бәйрәм үткәрүдә ярдәм итә, ә Зәй адвокатлар коллегиясе татлы бүләк сатып алуда булыша.