Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада узачак

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

23 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Чара эш эзләүчеләргә кирәкле һөнәр табарга, ә эшкә урнашканнарга эшчәнлекләрен үзгәртү турында уйланыррга ярдәм итәчәк. Консультантлар ярдәмендә ярминкәдә катнашучылар үзләренең карьера юлларын планлаштыра алачак. Ярминкәдә, вакансияләр белән беррәттән, «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.

Татарстанда Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе өч мәйданчыкта узачак:

- Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 69 («Горки-Әмәт урманы» паркы), мәгълүмат өчен тел.: 8 917 395 45 74;

- Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 87/22 (22/01) («КАМАЗ» Мәдәният сарае), мәгълүмат өчен тел.: 8 917 270 08 94;

- Түбән Кама шәһәре, Мәктәп бульвары, 7/2 («Ковер» яшьләр инициативалар үзәге), мәгълүмат өчен тел.: 8 917 884 25 55, (8555) 41-69-23.

Чарада катнашу бушлай. Эшкә урнаштыру ярминкәсенә алдан гаризаны сылтама буенча тутырырга мөмкин: https://trudvsem.ru/job_fair#form. Күрсәтелгән электрон почтага чакыру җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International