ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында мастер-класс үткәрделәр. Чара кул эшләнмәләренең оригиналь һәм гадәти булмаган төре – кәгазь пластикасы турында күзаллауны киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Рус теле көненә багышланган чара узды.

Республика оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Татарстан Республикасында XI «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең ачык республика телевизион иҗат фестивале старт алды.

Дәүләт идарә университеты Россия Федерациясе Дәүләт Думасы аппараты белән берлектә «Инвалид балаларга һәм алар тәрбияләнүче гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтүне һәм социаль яклауны норматив хокукый җайга салуны камилләштерү» темасына эксперт-аналитик тикшеренү үткәрү белән бәйле рәвештә, татарстанлылар 2023 елның 15 июненә кадәр анкеталауда катнаша ала.


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

6 июньдә Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар бүлеге тәрбиячесе Гөлзәйнәп Ганиева Рус теле көненә багышланган чара үткәрде. Балаларны бу датаның барлыкка килү тарихы белән таныштыралар, балалар шигырьләр укыдылар, үзләре дүрт юллык шигырьләр язарга тырыштылар.

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» порталында белдергән вакансияләр саны 35 372 берәмлекне тәшкил итә.

Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Рус теле көненә багышланган чаралар үткәрелде.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан гамәлгә кертелгән «Синең өчен җырлыйм!» инновацион социаль технологиясе популярлаша бара.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар җәйне саф һавада өстәл уеннары уйнап каршы алдылар. Мәдәни ялны оештыручы Наталья Котова җитәкчелегендә чарада катнашучыларның һәрберсе үз күңеленә хуш килгән шөгыль сайлады: кемдер пазллар җыя башлый, кайберләре, парларга бүленеп, «Морской бой» уены, магнит шашкасы һәм башка уеннар уйнады.

Татарстан Республикасы территориясендә 1 июньнән 27 июньгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе уза. Ул Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International