Бөгелмә районында наркотикларга каршы акция уздырылды

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 1 июньнән 27 июньгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе уза. Ул Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган.

Айлык кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Динара Хәйретдинова шәһәрнең җанлы урамнарында «Бәйлелексез тормыш» дигән наркотикларга каршы акция үткәрде. Бу акциянең төп бурычы – балигъ булмаганнар арасында наркомания таралуны кисәтү, наркотик куллануның нәтиҗәләре һәм наркотикларның законсыз әйләнеше өчен Россия Федерациясе законнарында каралган җаваплылык турында халыкның хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру.

Белгеч үтеп баручыларга тематик белешмәләр һәм буклетлар таратты. Акциядә катнашучылар белән наркотикларның төрләре һәм бәйлелекнең коточкыч нәтиҗәләре турында җитди сөйләшү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International