Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр өстәл уеннары уйный

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар җәйне саф һавада өстәл уеннары уйнап каршы алдылар. Мәдәни ялны оештыручы Наталья Котова җитәкчелегендә чарада катнашучыларның һәрберсе үз күңеленә хуш килгән шөгыль сайлады: кемдер пазллар җыя башлый, кайберләре, парларга бүленеп, «Морской бой» уены, магнит шашкасы һәм башка уеннар уйнады.

Андрей Никитчанов төсле карандашлар ярдәмендә җәйге афиша ясады. Дәреснең икенче өлеше спорт чараларына багышланды. Аларда өлкәннәр актив катнаштылар, барысы да хәрәкәт һәм ярыш процессыннан зур рәхәтлек алдылар.

Наталья Котова сүзләренчә, ачык һавада мондый төркемле чаралар яшәүчеләрнең эмоциональ киеренкелеген бетерүгә ярдәм итә, аларга хәрәкәт һәм бергә файдалы вакыт үткәрү шатлыгы бүләк итә. Шунысы мөһим: мондый дәресләр аз хәрәкәтләнүчеләрне дә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International