ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар өчен Казанның Җиңү паркына традицион сәфәр оештырылды. Учреждениедә эшләнгән социаль туризм программасы кысаларында еш кына районның һәм республиканың тарихи урыннарына баралар. Җиңү паркына бару – яраткан экскурсияләр арасында.

«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнелгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан «Йөкле хатынның шәхесе: шәхеснең психологик анализы, аналыкка әзерлек» темасына төркемле дәрес үткәрелде. 


27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

26 июньдә, Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында, Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре «Наркотикларсыз тормыш» дигән наркотикларга каршы айлыкка кушылды.

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Физалия Никитина җитәкчелегендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу узды.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар 2023 елда Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү кысаларында онлайн-анкеталауда актив катнашалар. Чараның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның социаль стационар учреждениедә яшәү шартларын өйрәнү.

Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше). Шулай итеп, 27 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә бәйрәм чарасы булып узды. Сабантуйның төп кунаклары социаль хезмәтләр алучылар, шулай ук микрорайон халкы булды.

Тозлы камырдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узды. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендәге «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар кояш фигурасы әвәләп ясау белән шөгыльләнделәр.


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе 23 июньдә Казанның «Горки-Әмәт урманы» паркында узды. Анда 3 500 кеше, шул исәптән 759 студент катнашты. Дәгъвачыларга Казан шәһәре буенча мәгълүмат базасында булган 15 меңнән артык вакансия турында мәгълүмат бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International