3 500 казанлы Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабында булды

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе 23 июньдә Казанның «Горки-Әмәт урманы» паркында узды. Анда 3 500 кеше, шул исәптән 759 студент катнашты. Дәгъвачыларга Казан шәһәре буенча мәгълүмат базасында булган 15 меңнән артык вакансия турында мәгълүмат бирелде.

Казан шәһәре мәшгульлек хезмәте белгечләре хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, мәшгульлек турында законнар, һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Теләге булганнар һөнәри юнәлеш бирү тестларын үтә, укыту семинарларына һәм эш эзләү буенча мастер-классларга йөри алдылар. Моннан тыш, уңышлы резюме төзү, ярдәм чаралары һәм үзмәшгульләрнең эш үзенчәлекләре буенча консультацияләр бирелде.

Ярминкә барышында чарада катнашучы предприятиеләрнең һәм оешмаларның видеороликлары һәм презентацияләре күрсәтелде.

Ярминкә барышында Казан шәһәренең 48 предприятие һәм оешмасының кадрлар хезмәте вәкилләре тарафыннан гражданнарга эшкә урнашуга 161 юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International