Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Физалия Никитина җитәкчелегендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу узды.
Сугышчылар балаларга армиядә хезмәт итү, хәрби кардәшлекнең үзара ярдәмләшүе кирәклеге турында сөйләделәр, сугышчыларның батырлыгы мисалларын китерделәр. Шулай ук чакырылган катнашучылар махсус операциянең максатлары турында искә төшерделәр, тарихны өйрәнергә, үткән буыннарның казанышларын истә тотарга, үз Ватанын яратырга һәм якларга чакырдылар.
Тәрбияләнүчеләр махсус операция барышы, шәхси характердагы кызыксындырган сорауларын бирделәр. Шулай ук балалар кунакларга үз куллары белән чын күңелдән ясалган иҗади эшләр бүләк иттеләр.