«Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сабантуй үткәрелдер

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә бәйрәм чарасы булып узды. Сабантуйның төп кунаклары социаль хезмәтләр алучылар, шулай ук микрорайон халкы булды.

Сәламләү сүзе белән «Шәфкать» үзәге директоры Гөлназ Исакиева чыгыш ясады, ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, яхшы кәеф, оптимизм, тынычлык һәм татулык теләде. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан мастер-класслар, күңелле конкурслар һәм ярышлар әзерләнде. Олы яшьтә булуларына һәм сәламәтлек чикләүләренә карамастан, катнашучылар җитезлек, тизлек, тапкырлык һәм көч күрсәттеләр. Мәйданчыкта күңелле кәеф хөкем сөрде.

Чарада катнашучылар «Шәфкать» үзәге хезмәткәрләренә мавыктыргыч чара өчен, ә хәйриячеләргә тәмле сыйлар һәм концерт номерлары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International