Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр анкеталауда катнаша

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар 2023 елда Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү кысаларында онлайн-анкетада актив катнашалар. Чараның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның социаль стационар учреждениедә яшәү шартларын өйрәнү.

«Компьютер белән уртак телдә» клубы әгъзалары компьютер грамоталылыгы буенча чираттагы дәрестә сораштыру узды. Респондентлар тәкъдим ителгән сорауларга үзләре җавап бирделәр һәм хезмәт күрсәтү шартлары буенча үз фикерләрен калдырдылар. Бу социологик сораштыру социаль хезмәтләр мәсьәләләрендә булган кимчелекләрне ачыкларга һәм аларның сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Анкетада социаль хезмәтләр алучыларның 50 % тан артыгы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International