26 июньдә, Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында, Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре «Наркотикларсыз тормыш» дигән наркотикларга каршы айлыкка кушылды. Акция кысаларында җәмәгать урыннарында үтеп баручыларга буклетлар тапшырдылар, наркотикларның зыяны турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук кешеләрнең үзләрендәге һәм тирә-юньдәгеләрнең зарарлы гадәтләренә мөнәсәбәте турында да сөйләделәр.
Чарада 36 кеше катнашты.