ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2023 ел
дүшәмбе

21 июльдә Арча районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрделәр.

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында «Игелек бәйләме» дигән уртак чара уздырды.

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова 6 нчы участокта социаль хезмәтләр алучылар белән «Куркынычсызлык территориясе» темасына мәгълүмати сәгать үткәрде. Чараның максатлары: Интернетта хокук бозуларны профилактикалау, иминлек дәрәҗәсен һәм балаларның хокукый белемен арттыру.

21 июль Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бик актив һәм күңелле үтте. Уянгач, барлык балалар да спорт мәйданчыгына чыктылар һәм иртәнге зарядка үтәделәр.

Түгәрәк эше кысаларында Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт инструкторы Ольга Давыдова мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән сыр әзерләү буенча дәрес үткәрде.

Шушы көннәрдә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәт алучылары өчен яшьләр эшләре һәм мәдәният идарәсе белән берлектә Зәй туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Без эшләргә иренмибез» дигән темага чара узды. Аның максаты – яшь буында хезмәт эшчәнлегенә кызыксынуны үстерү.

21 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләр өчен саф һавада чара оештырылды. Ул Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында үткәрелде.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социомәдәни тернәкләндерү, абилитацияләү һәм социальләштерү өчен шартлар тудыру максатыннан 20 июльдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мастер-класс узды. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Филсинә Гарәфиева «Җәйге чорда сулыкларда үзеңне ничек тотарга» дигән куркынычсызлык нигезләре буенча танып белү чарасы үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International