Шушы көннәрдә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәт алучылары өчен яшьләр эшләре һәм мәдәният идарәсе белән берлектә Зәй туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.
Музейда балалар 1902 елда төзелгән һәм беренче гильдия сәүдәгәре Иван Никифорович Бекетовныкы булган бина турында күп кызыклы нәрсәләр беләләр, экскурсоводны кызыксынып тыңлыйлар, экспонатларны карап, сораулар бирәләр.
Чараны оештыручылар сүзләренчә, музейга барулар үсеп килүче буында мәдәният һәм сәнгать объектларына эстетик мөнәсәбәт тәрбияли, илһамландыра, гаҗәпләнергә, уйларга һәм хыялланырга өйрәтә.