«Өмет чаткысы» үзәге тернәкләнүчеләре белән профилактик әңгәмә үткәрделәр

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Филсинә Гарәфиева «Җәйге чорда сулыкларда үзеңне ничек тотарга» дигән куркынычсызлык нигезләре буенча танып белү чарасы үткәрде. Чара тәрбияләнүчеләрдә тормышны һәм сәламәтлекне саклауны тәэмин итүче тәртип кагыйдәләрен үтәүгә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан әзерләнде.

Тәрбияләнүчеләргә видеопрезентация тәкъдим ителде. Балалар видеоматериалны игътибар белән карадылар һәм су коенуның организм өчен бик файдалы булуын, әмма сулыкларда һәрвакыт үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә һәм куркынычсызлык чаралары турында белергә кирәклеген белделәр. Педагог балаларны куркынычсыз тотыш кагыйдәләре белән таныштырды, әңгәмә, «Сорау–җавап» уены үткәрде. Материалны ныгыту өчен дәрестә катнашучылар тематик рәсемнәр ясадылар.

Чара ахырында тәрбияче балаларга белешмәлекләр таратты һәм һәрвакыт уяу һәм игътибарлы булырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International