Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар катнашында музыкаль викторина узды. Ике командага бүленеп, катнашучылар көйләрне танып белделәр. Уен берничә раундтан торды. Алар совет мультфильмнарыннан, совет фильмнарыннан көйләргә һ. б. багышланган иде.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар кояшлы җәйгә, ә учреждение хезмәткәрләре – үз карамагындагыларга сокланып туймый.
Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Старость в радость» хәйрия фондының һәм Н. И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетының Россия геронтология фәнни-клиник үзәгенең уртак проектын гамәлгә ашыру буенча эш башладылар.
«Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә «Күз өчен гимнастика» технологиясен кулланалар. Максат – тормыш сыйфатын яхшырту һәм өлкән яшьтәге гражданнарның актив озын гомерлелек чорын озайту.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре яшь социаль хезмәт алучыларны телефоннардан һәм компьютерлардан аерырга һәм аларны балачак уеннары белән таныштырырга булдылар.
Соңгы вакытта сөйләм системасында, психик функцияләрдә, гомуми һәм вак моторика үсешләрендә төрле тайпылышлары булган мөмкинлекләре чикләнгән балалар саны арта, балаларның арыганлыгы, мускул киеренкелеге күзәтелә. Мондый балалар белән шөгыльләнүдә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре үз эшләрендә нейропсихологик алымнар кертә.
Балигъ булмаган балаларга һөнәри юнәлеш бирү кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучы балалар өчен янгын-коткару бүлегенә экскурсия үткәрелде.
2023 елның гыйнвар–июнь айларында республика оешмалары хезмәткәрләренең уртача айлык номиналь исәпләнгән хезмәт хакы 57 490 сум тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16,4 % ка күбрәк. Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче яртыеллыкта уртача айлык хезмәт хакы күләме буенча алда бара.
Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында беренче тапкыр «Шәһәрчекләр» уены буенча турнир узды. Уен сөючеләрнең тату гаиләсенә, ә алар бүген 700 меңгә якын, яшь социаль хезмәт алучылар да кушылды.
Әлмәт районында район тарихы, танылган шәхесләр турында белергә, ата-бабаларның көнкүрешенә һәм тормышына чумарга мөмкин булган искиткеч урын бар – бу Габдрахман авылындагы туган якны өйрәнү музее.