ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2023 ел
җомга

Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау физик культурасы буенча инструктор физкультура-сәламәтләндерү чаралары үткәрә. Сәламәтләндерүнең төп чаралары булып табигый факторлар – кояш, һава һәм су тора.

3 август көнне Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Ләйсән Хөсәенова һәм Фәния Гайнетдинова социаль хезмәтләр алучылар белән көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрделәр.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Теләкләр картасы» арт-терапия дәресе узды. Чара үз-үзеңне, теләкләреңне һәм аларның матди дөньяда чагылышын аңлауга, үз чынбарлыгыңны төзергә, тормышта яңа нәрсәләрне ачарга һәм кабул итәргә өйрәнүгә юнәлдерелгән иде.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җәйге гомуми сәламәтләндерү программасы кысаларында чираттагы «Малиновка авылына сәяхәт» музыкаль-спорт чарасы узды. 

Рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия буенча дәресләр кысаларында 2 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Десантчылар» спорт уен-конкурсы уздырылды.

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Елмаю» балалар-яшүсмерләр клубында «Борчылуны ничек җиңәргә» дигән темага чара үткәрделәр. Балалар үзләренең борчылу хисләре белән уртаклаштылар, көчле борчылуны җиңүнең төрле ысуллары турында белделәр.

2 августта Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә табиб-невролог Гөлмира Мәүлишева «Энтеровирус инфекциясе, патогенез, клиник симптомнар, диагностика, дәвалау һәм профилактика чаралары» темасына лекция укыды. Тыңлаучылар – үзәктә тернәкләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре.

«Үзгәрешләр җәе» ял мәйданчыгы кысаларында Минзәлә районы Юрт авыл җирлеге базасында 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар өчен туп белән актив уеннар уздырылды.

3 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Тән һәм күңел өчен ресурс буларак эфир майлары» дигән темага чара узды.

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар өчен «Кар патшабикәсе: Snow буыны» спектаклен карау оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International