Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында беренче тапкыр «Шәһәрчекләр» уены буенча турнир узды. Уен сөючеләрнең тату гаиләсенә, ә алар бүген 700 меңгә якын, яшь социаль хезмәт алучылар да кушылды.
«Шәһәрчекләр» – балачактан ук күпләргә билгеле булган рус халык спорт уены. Уен ял итүнең искиткеч төре булып тора, ул спортны да, организмны чыныктыруны да үз эченә ала», – дип сөйли физик тәрбия буенча тәрбияче Екатерина Шаронова.
Уен ахырында судьялар нәтиҗә ясады, командалар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.