Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәге уртак проектны тормышка ашыру өчен пилот мәйданчыгы булды

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Старость в радость» хәйрия фондының һәм Н. И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетының Россия геронтология фәнни-клиник үзәгенең уртак проектын гамәлгә ашыру буенча эш башладылар. Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтү үзәге проектны гамәлгә ашыру өчен пилот мәйданчыгы итеп билгеләнгән, аның максаты – когнитив функцияләре кимүче өлкән яшьтәге гражданнарга медицина һәм социаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру һәм бирү өчен шартлар тудыру.

Проектны гамәлгә ашыруның беренче адымы булып «Старость в радость» фонды экспертлары тарафыннан проект кураторларын өлкән яшьтәге кешеләрдә мөмкин булган когнитив бозылуларны ачыклау өчен «Мини-Ког» скрининг сораштыруын үткәрү методикасына өйрәтү тора. Киләсе адым – сәламәтлек саклау учреждениеләре белән алынган нәтиҗәләрне аңлату һәм хәтере бозылган кешегә ярдәм итү төрләре һәм күләме буенча киңәшләр алу.

Әлеге киңәшләр социаль-тернәкләндерү чараларын үткәргәндә исәпкә алыначак, бу соңыннан деменция күренешләренең тискәре динамикасын туктатуга, кешене хәзерге когнитив статуста «саклап калуга», ә кайбер очракларда аны яхшыртуга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International