«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә эшкә нейропсихологик алымнар кертелә

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта сөйләм системасында, психик функцияләрдә, гомуми һәм вак моторика үсешләрендә төрле тайпылышлары булган мөмкинлекләре чикләнгән балалар саны арта, балаларның арыганлыгы, мускул киеренкелеге күзәтелә. Мондый балалар белән шөгыльләнүдә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре үз эшләрендә нейропсихологик алымнар кертә.

Комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч «Баш мие өчен гимнастика» программасын куллана, чөнки ярымшарлар арасындагы бәйләнешләр яхшырак үсеш алган саен, баланың интеллектуаль үсеше, хәтер, игътибар, сөйләм, фикер йөртү сәләте яхшырак булачак.

Реабилитолог Алинә Сабирова чираттагы «Көзгеле рәсем ясау» кинезиологик күнегүне куланып дәрес үткәрде. Дәрес ахырында тернәкләнүчеләр «Йодрык–уч» күнегүен башкардылар. Бер үк вакытта ике куллап хәрәкәт уң һәм сул ярымшарны үстерә, балаларны синхрон эшләргә өйрәтә.

Тернәкләндерү үзәге белгечләре сүзләренә караганда, коррекция эшенең традицион ысулларын нейрокүнегүләр белән берләштерү балаларның укуга, нәтиҗә алуга мотивациясен сизелерлек арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International