Өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүдә күзләр өчен гимнастика

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

«Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә «Күз өчен гимнастика» технологиясен кулланалар. Максат – тормыш сыйфатын яхшырту һәм өлкән яшьтәге гражданнарның актив озын гомерлелек чорын озайту.

Күз өчен гимнастика – күрү аппаратын профилактик сәламәтләндерү, күз мускулларын ныгыту һәм арыганлыкны профилактикалау. Көтелгән нәтиҗә – социаль хезмәтләр алучыларның күрү үткенлеген яхшырту. Һәр дәрес сәламәтләндерү блогыннан тора. Социаль хезмәт алучылар бик теләп өйдә күнегүләр башкаралар.

Комплекслы үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, физик яктан актив кешеләрдә күз авырулары барлыкка килү куркынычы пассив яшәү рәвеше алып баручыларга караганда 50 % ка кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International