2023 елның гыйнвар–июнь айларында республика оешмалары хезмәткәрләренең уртача айлык номиналь исәпләнгән хезмәт хакы 57 490 сум тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16,4 % ка күбрәк. Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче яртыеллыкта уртача айлык хезмәт хакы күләме буенча алда бара.
Беренче яртыеллык йомгаклары буенча икенче урында Пермь крае, анда уртача айлык хезмәт хакы 55 612 сум тәшкил итә. Лидерлар өчлеген Башкортстан Республикасы (52 658 сум) тәмамлый. Дүртенче урында – Самара өлкәсе (51 898 сум), бераз түбәнрәк – Түбән Новгород өлкәсе (50 804 сум).
2023 елның гыйнвар–июнь айларында Идел буе федераль округында уртача айлык хезмәт хакы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16,2 % ка арткан һәм 50 892 сум тәшкил иткән.