Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар кояшлы җәйгә, ә учреждение хезмәткәрләре – үз карамагындагыларга сокланып туймый.
Бүген интернат-йорт белгечләре көнбагыш белән җәйге фотосессия оештырдылар. «Җәй – фотосессия өчен уникаль идеяларны тормышка ашыру өчен иң яхшы вакыт. Кояшлы һәм төсле пейзажлар оригиналь һәм матур фотолар төшерергә мөмкинлек бирә», – диләр интернат-йортта.
Фотолар матур гына түгел, бик эчтәлекле дә булып чыкты. «Әби-бабайларның янып торган күзләрен күргәч, аларның чын мәгънәсендә бәхетле булуларын аңлыйсың», – дип уртаклашты чарадан соң учреждение психологы Светлана Айметова.
Калган фотоларны монда карарга була >>.