«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә музыкаль-иҗади кичә узды

2023 елның 15 августы, сишәмбе

14 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Мин бу җиргә җырларда кайтырмын» музыкаль-иҗади кичәсе уздырылды. Чараны татар композиторы Рөстәм Яхин иҗатына багышладылар.

Чара башында аның иҗаты турында видеоролик карадылар, танылган җырлар, романслар, Татарстан Республикасы гимны яңгырады. Социаль хезмәт алучылар чарада актив катнаштылар. Алар Рөстәм Яхинга багышланган шигырьләр укыдылар.

Мондый чаралар композитор турында белемнәрне киңәйтеп кенә калмый, ә музыкаль зәвыкны, туган якка мәхәббәтне үстерергә ярдәм итә һәм татар милли мәдәнияте белән таныштыра.

Чарада 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International