Август башында Минзәлә муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменә йөрүчеләрнең әти-әниләре белән берлектә «Калейдоскоп» программасы кысаларында шәһәр кафеларының берсендә бәйрәм оештырдылар. Чараның төп максаты җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белем формалаштыру иде.
Бәйрәм барышында белгечләр катнашучылар белән кунакларны, бүләкләр кабул итү, өстәл артында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Чара үз эченә төрле конкурслар һәм уеннарны алды.
Мондый очрашулар җылы, дустанә атмосферада уза, яшьләрне социализацияли.