Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында» дигән брифинг уза. Спикерларның берсе – хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Үз докладында ведомство башлыгы махсус операциядә катнашучыларга инвалид һәм сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын билгеләү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә социаль ярдәм чаралары турында сөйли. Эльмира Зарипова чыгышының аерым өлеше махсус операциядән кайткан гражданнарның хезмәт һәм социаль адаптациясенә багышланган.
Чараның турыдан-туры трансляциясен сылтама буенча карарга мөмкин: https://prav.tatarstan.ru/pressa/broadcast.htm.