Ачылу көнендә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумына рекордлы санда күп кеше килгән

2023 елның 6 ноябре, дүшәмбе

Беренче көнне «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында 190 меңнән артык кеше булды. Күргәзмә Мәскәүдә ВДНХда 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә үз ишекләрен ачты. Оештыручылар әйтүенчә, чара элеккеге рекордларны да узган.

Беренче көнне күргәзмәдә масштаблы флешмоб, яңа павильоннар ачылу, презентацияләр, концертлар, белем бирү чаралары узды. Илнең барлык 89 төбәге, шулай ук министрлыклар, эре компанияләр һәм дәүләт корпорацияләре экспозицияләре ачылды.

Күргәзмәнең икенче көне «Роза Ветров – Достижение России» гала-концерты, шулай ук башка кызыклы чаралар белән истә калды.

Көн саен «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында 500дән артык экскурсия уза. Экскурсиягә язылырга, шулай ук барлык вакыйгаларны күргәзмә-форумның рәсми сайтында күзәтергә мөмкин (https://russia.ru/).

Күргәзмәгә керү бушлай. Аерым чаралар өчен алдан теркәлү таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International