3 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Агашин тренажеры нәтиҗәле тернәкләндерү чарасы буларак» дип аталган мастер-класс узды. Чараның максаты – тренажер белән таныштыру.
Чара башында инструктор мастер-класста катнашучыларга тренажерның файдасын аңлатты. Аннары катнашучылар дулкын гимнастикасы комплексын башкаруга керештеләр. Бу тренажер белән дулкын гимнастикасы ярдәмендә умыртка баганасы яхшыра, мускуллар тонуска китерелә, реакция һәм хәрәкәтләр координациясе арта.
Чарада сигез кеше катнашты.