2 ноябрьдә Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар өчен «Сәламәтлек коды: сәламәт яшәү рәвеше» уены үткәрелде.
Уен барышында катнашучыларга төрле биремнәрне үтәргә кирәк иде: сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәрне актуальләштерү, спорт төрләре турында күзаллауларны киңәйтү, рухны күтәрүгә ярдәм итүче уңай эмоцияләрне активлаштыру.
Социаль хезмәт алучылар тагын бер тапкыр үз сәламәтлекләрен саклап калу һәм яхшырту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару – һәр кешенең һәм гомумән җәмгыятьнең мөһим бурычы икәнлеге турында ишеттеләр. Аларга һәркемгә сәламәтлекне сакларга мотивация, үз психофизиологик мөмкинлекләрен аңлау кирәклеге турында сөйләделәр.
Чарада сигез кеше катнашты.