Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин һәм шәһәрнең халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Ленар Шакиров килделәр.
Үзәк директоры Илгиз Миникаев белән берлектә кунаклар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча республика программасы кысаларында үткәрелгән ремонт эшләре нәтиҗәләре белән таныштылар, шулай ук социаль хезмәтләр күрсәтү буенча эш моментлары турында фикер алыштылар.