Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева «Иртә ярдәм системасында гаиләне озата бару» темасына түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Чарада социаль хезмәт күрсәтү, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре катнашты. Алар кече яшьтәге балаларга һәм аларның гаиләләренә хезмәт күрсәтү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
19 декабрьдә, Яңа ел алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мастер-класс узды. Анда катнашучыларны оригами техникасында кар бөртекләре ясарга өйрәттеләр.
16 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Лилия Вәлиева «Сәламәтлек саклау» темасына түгәрәк өстәлгә чакырылды. Чараның модераторы – «Табиб белән йөрү» сәламәтлек һәм скандинавия йөрү мәктәбе» программасы җитәкчесе, ТР атказанган табибы, «ТАНАР» клиникасының баш табибы урынбасары Александр Зотов.
18 декабрьдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында юл йөрү кагыйдәләре буенча профилактик чара узды. Аны тәрбияче Алексей Шатков үткәрде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында еш кына аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән тернәкләндерү дәресләре өчен күпфункцияле «ДОН» комплексы кулланыла.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чара узды.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Фирүзә Яриева сенсор интеграциясе элементлары белән төркемле психокоррекция дәресе үткәрде.
«Көмеш» волонтер, шәһәр Ветераннар советы әгъзасы Фрида Шакирова Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен Алабуга тарихы буенча чираттагы дәрес үткәрде.
Халыкка түләүсез һәм уңайлы юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге белән берлектә, 20 декабрьдә хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.