18 декабрьдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында юл йөрү кагыйдәләре буенча профилактик чара узды. Аны тәрбияче Алексей Шатков үткәрде.
Балалар «Приют – мәктәп – приют» маршрутын өйрәнү буенча зур уртак эш башкардылар. Тәрбияче җитәкчелегендә балалар приюттан мәктәпләргә һәм кире кайту өчен куркынычсыз маршрут төзеделәр һәм ясадылар.
Чараның максаты тәрбияләнүчеләрне катлаулы юл шартларында дөрес ориентлашырга өйрәтү иде.