«Кармалы» агрофирмасы 6,3 млн сумнан артык хезмәт хакы буенча бурычын түләде

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Түбән Кама районы оешмасында хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Шулай итеп, «Кармалы» агрофирмасы» ҖЧҖ 234 хезмәткәр алдындагы 6 315,0 мең сумлык бурычын түләде.

Шулай ук Казанның «Иль-хамет» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурычын өлешчә каплады. Оешма 111 хезмәткәргә 20 543,0 мең сум түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International