Татарстанлылар өчен хокукый ярдәм көне уздырылачак

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Халыкка түләүсез һәм уңайлы юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге белән берлектә, 20 декабрьдә хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.

Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, прокуратура, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Дәүләт торак инспекциясе, Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, адвокат һәм нотариаль палаталар, Татарстан Республикасының ТКХ өлкәсендәге җәмәгать контроле төбәк үзәге вәкилләре җавап бирәчәк.

Милекне ничек бүлешергә, торак-коммуналь хуҗалык тарифларын ничек аңларга, теге яки бу ситуациядә юридик яктан ничек дөрес эшләргә – татарстанлыларга бу һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәкләр.

Чара 20 декабрьдә 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Шуртыгин ур., 1 йорт (Казан шәһәре Совет районы администрациясе) адресы буенча узачак.

Алдан язылу телефоннар буенча башкарыла: (843) 279-25-02, 279-25-12, 279-25-99.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International