«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә иҗади мастер-класс үткәрделәр

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

19 декабрьдә, Яңа ел алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мастер-класс узды. Анда катнашучыларны оригами техникасында кар бөртекләре ясарга өйрәттеләр.

Хезмәт буенча инструктор катнашучыларга кар бөртекләренең барлыкка килү процессы турында сөйләде, эш үрнәкләрен күрсәтте һәм эшләнмәләрне ясау тәртибен аңлатты. Чара барышында катнашучылар бәйрәм алды атмосферасына чумдылар һәм үз куллары белән матур, күләмле кәгазь кар бөртекләре ясадылар.

Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International