Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чара узды.
Пост шәфкать туташы социаль хезмәт алучыларга авыру, аның сәбәпләре һәм профилактика чаралары турында сөйләде. Чара ахырында тернәкләнүчеләр барлык кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар. Аларга «ВИЧ / СПИД турында нәрсә белергә кирәк» дигән буклетлар таратылды.
Чарада 11 кеше катнашты.