Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Фирүзә Яриева сенсор интеграциясе элементлары белән төркемле психокоррекция дәресе үткәрде.
Балаларга төрле күнегүләр тәкъдим ителде. Алар вестибуляр аппаратны стимуллаштыруга, тигезлек хисен яхшыртуга, тәннең ике ягының эшен координацияләүгә һәм баланың ике яклы хәрәкәт итү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән. Дәрес барышында шулай ук «СибБорд» балансиры кулланылды.